Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышыннан
Районда коррупция фактларын кисәтү буенча профилактик эш алып барыла.
Лаеш муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында берничә мәсьәлә карап тикшерелде.
Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Галиева бюджет акчаларын нәтиҗәле сарыф итүне контрольдә тотуны камилләштерү һәм көчәйтү турында мәгълүмат җиткерде. Финанс-бюджет палатасы салымнар һәм башка түләүләр җыю буенча, акчаларны тоту, бюджет учреждениеләре сметаларын башкару буенча күрсәткечләрне үтәүне системалы рәвештә контрольдә тота. Графикка ярашлы төстә 2020 елда Габишево, Державино һәм Кече Елга авыл җирлекләрендә бухгалтерлык исәбен алып бару һәм бюджет үтәлеше дөреслеге тикшерелде.
Лаеш районы Иҗтимагый советының коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлеге турында аның рәисе Роза Мышева сөйләде. Район Башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Алексей Виноградов прокуратура органнарыннан килүче җавап бирү (реагирование) актларын анализлау һәм гомумиләштерү нәтиҗәләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев