Коры үләнне яндыру тыела!
Лаеш районында һәм республикада янгын куркынычы зур.
Күп кисәтүләргә карамастан, кайбер гражданнар коры үләнне яндыруны дәвам итәләр, бу фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Онытмагыз: күпчелек янгыннар кеше аркасында була! Йорт яны участогындагында узган елгы яфраклар яки чүп-чар яндырган учак аркасында, ташланган тәмәке аркасында кешеләр зыян күрә. Ут йортларны һәм корылмаларны юк итә. Утның таралуына коры һава торышы һәм җил дә ярдәм итә.
17 апрельдән 10 майга кадәр республикада чүп-чар, үлән яндыру һәм шашлык кыздыру тыела.
Бу көннәрдә махсус янгынга каршы режим үз көченә керә.
Зинһар, сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев