Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
иминлек

Коткаручылар кышкы сезонга йомгак ясадылар

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов катнашында журналистлар өчен брифинг узды.

Юрий Владимирович җиткергән мәгълүматларга караганда, 2019-2020 елларда кышкы чорда бозда 25 вакыйга теркәлгән. Биш кеше һәлак булган, 87 кеше коткарылган.

Кызганычка каршы, фаҗигаләрнең берсе Лаеш районында булган. Бозда балык тотарга яратучы 79 яшьлек ир-ат Куйбышев сусаклагычының юка бозына чыга һәм бозлы суга төшә. Берничә минут эчендә әлеге урынга коткаручылар килеп, пенсионерны судан чыгаралар. Тик аның организмы мондый йөккә түзми һәм ул хастаханәдә вафат була. Узган елны да ир кешене ярдан аерылып киткән боздан коткарганнар инде. Тик бу хәл аңа сабак булмаган һәм ул янә уалучан язгы бозга чыккан

-Быел сулыкларда боз аеруча катлаулы булды, - дип искә төшерә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лаеш инспекторлык участогы җитәкчесе Александр Пыренков. - Кышын гел җылы һава торышы булып торды, шуның аркасында бозның ныклыгы бик төрле булды. Хәзер елга үзәннәре боздан арынган инде, әмма язгы ташу аркасында куркыныч хәл саклана.

Юрий Венедиктов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта кышкы чорда 136 гражданның административ җаваплылыкка тартылуын билгеләп үтте, аларның 73е – 7 сантиметрдан юкарак булган бозга чыккан өчен (ТР КоАП 3.10 маддәсе 2 бүлеге). Шулай ук аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен, су объектының су саклау зонасының махсус режимын, ау һәм балыкчылык кагыйдәләрен бозучылар ачыкланган.

-Хәзерге вакытта елгаларда язгы ташу дәвам итә, - дип билгеләп үтте Александр Пыренков. – Үз иминлегең өчен хәзер сулыкларга якын килмәү яхшырак. Су бик тиз күтәрелергә мөмкин. Бер саксыз адым һәм бозлы суга төшәргә һәм батарга мөмкин. Коткаручылар һава мендәрендәге судноларда тәүлек буе дежур торалар, әмма беренче чиратта кешеләр үзләренең куркынычсызлыгы турында үзләре уйларга тиеш.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүне исәпкә алып, өйдә калу яхшырак, дип искәртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы