Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Куркыныч булмаган уенчык. Ул нинди булырга тиеш?

Аларның кайсыларын, баланың сәламәтлеге өчен курыкмыйча, балаларга бирергә була, ә нинди уенчыклар һәм уеннарны сатып алудан тыелып тору яхшырак – сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителгән материалда шул турыда сүз барачак.

Балалар уенчыкларына булган төп таләпләр, аларны әти-әниләр белергә тиеш.

-Сез өч яшькә кадәр сабыйга уенчык аласыз. Бу очракта составында мех, фарфор һәм пыяла элементлар, кәгазь һәм картон, йонландырылган резина – бер сүз белән әйткәндә, баланың авызына, борынына яки колагына эләгә алырлык әйберләр булган уенчыклар яныннан үтеп китегез. Әгәр уенчыкта өч миллиметрдан кечерәк грануллар бар икән, алар уенчыкның эчке чехолында булырга тиеш.

-Сезне уенчыкның кискен исе һәм бала җәрәхәтләнергә мөмкин булган очлы детальләре сагайтырга тиеш.

-Йомшак уенчыкны капшап тикшереп карагыз. Әгәр аның эчендә каты яки очлы предметлар бар яки җөе чыдам түгел икән, аны киредән киштәгә куегыз.

-Уен өчен һава үткәрмәүче материалдан булган, баланың башын тулысынча каплаучы маскалар һәм шлемнар вентиляция җитәрлек булмау нәтиҗәсендә буылу куркынычын кисәтерлек итеп эшләнгән булырга тиеш.

-Сез балагызны шатландырырга телисез һәм аңа эченә кереп уйнарлык уенчык аласыз. Ул чакта эчтән тиз ачыла торган чыгу урыны, вентиляцион тишекләр булуга игътибар итегез.

-10 яшькә кадәрге балалар җыя торган конструкторлар һәм модельләрдә эретеп ябыштыруга юл куелмый.

-Баланың авызына эләгерлек уенчыклар өслеген буяу тыелган.

-Электрлы уенчыкта, шулай ук аның бер генә өлешендә дә номиналь киеренкелек 24 Вдан артык булырга тиеш түгел.

-Барлык типтагы лазер нурланышы һәм уенчыклар – бер-берсе белән туры килми торган нәрсәләр.

-Уенчыкның электроэнергия чыганагы белән контактка керүче детальләре, кабельләр, үткәргечләр изоляцияләнергә һәм механик сакланырга тиеш. 

-Оча торган уенчыкларны металл булмаган, диэлектрик үзлеккә ия шнурлар белән сайлагыз.

Мәкалә “ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗның Лаеш бүлеге биргән материаллар буенча әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев