Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Lada (ВАЗ) 2114 машинасын кулга алдылар

Лаеш эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә рейд үткәрделәр.

Рейдның максаты юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләү буенча бурычлары булган автотранспорт чаралары хуҗалары белән эшләү.


Берлектәге рейд барышында юл кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларын түләргә теләмәгән Lada (ВАЗ) 2114 машинасы кулга алына.административ штраф

— Хөрмәтле машина хуҗалары! Исегезгә төшерәбез юл кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны түләмәгән очракта икеләтә түләргә туры киләчәк, административ кулга алу яки мәҗбүри эшләр яный. Моннан тыш, суд приставлары хезмәте хокук бозучының милке, аның банклардагы счетларындагы акчалары, хезмәт хакы һәм кыйммәтле кәгазьләр хисабына штраф түләтә ала, шулай ук Россия Федерациясеннән чыгуны тыя ала, — дип аңлата Лаеш эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ идарәсе начальнигы Марат Шиһапов. — Юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозу өчен штраф мондый штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып яки кичектереп тору вакыты чыккан көннән алып 60 көн эчендә тулы күләмдә түләнергә тиеш. Әмма штрафны 20 көннән дә соңга калмыйча түләгән очракта, аерым хокук бозулар өчен штрафны исәпкә алмаганда, штраф күләме ике тапкыр кими. Әгәр карарны үтәү кичектерелсә яки тоткарланса, штраф тулы күләмдә түләнә.штраф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юхиди суд приставлары