Лаеш Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик эш алып баралар
ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычларының берсе — юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау. Моның өчен алар халык белән очрашалар һәм әңгәмәләр үткәрәләр.
31 августта Лаеш Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре Райгаз коллективы белән очраштылар. Полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен, үзгәрмәс кагыйдә булырга тиешлегенә басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев