Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Лаеш районы кече сыйныф укучылары зирәклек һәм җитезлек буенча көч сынаштылар

Ташкирмән мәктәбенең спорт залында башлангыч сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә һәм 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Күңелле стартлар” спорт бәйрәме узды.

Фотоны М. Сидорова бирде.

Ярышлар программасы бай эчтәлекле һәм берничә эстафетадан торды. Стартка ике җыелма команда чыкты: “Бравелстарс” һәм “Гроза". Командаларга йөгерү, сикерү, йөрү буенча бик катлаулы конкурслар тәкъдим ителде, анда төгәллек һәм зирәклек күрсәтергә кирәк иде.

Бу мавыктыргыч ярышның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Җанатарлар һәм тамашачылар вакыйгалар барышын күзәтеп бардылар һәм бик борчылдылар. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге көндәшләрне шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдә булганны сизмәделәр. Барысы да финишка беренче булып килү өчен бар көчләрен куйдылар.

- “Күңелле стартлар” да катнашып, балалар үзләрен зур бердәм спорт гаиләсе итеп тоя алдылар! Бәйрәм мавыктыргыч һәм күңелле килеп чыкты, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды, - дип сөйләде Ташкирмән мәктәбе директоры Марина Сидорова.

Спорт мәйданында көлке, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрде. Бәхет “Бравелстарс” командасына елмайды.

- Мондый чаралар актив яшәү рәвеше кыйммәтен аңлау, сәламәт, көчле булу ихтыяҗын тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Алар коллективта эшли белүне үстерәләр, балаларга спорт сыйфатларын — җитезлекне, тизлекне, көчне һәм чыдамлылыкны күрсәтергә мөмкинлек бирәләр, көндәшлек хисе һәм җиңү осталыгын тәрбиялиләр, - дип йомгаклады Марина Терентьевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы 8 март Халыкара хатын-кызлар көне Күңелле старлар