Лаеш районы лицей укучылары республика видеороликлар конкурсында җиңү яуладылар
Усадның «Инноватика» күппрофильле лицееның 5 «Л» сыйныф укучылары Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары укучылары арасында «Бозда һәм суда уяу булам» видеороликлар республика конкурсында беренче урынны алдылар.
Ел саен үткәрелә торган «Бозда һәм суда уяу булам» видеороликлар республика конкурсы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе көче белән 2024 елның 1 октябреннән 10 ноябренә кадәр уздырылды. Фестиваль өч этапта узды. Республика этабына 154 конкурс эше керде, аларда республиканың 31 районыннан 526 бала катнашты.
Үз ролигында балалар боздагы хәлләргә багышланган яңалыклар чыгарылышларының сводкаларын җыйдылар. Бишенче сыйныф укучылары искәрткәнчә, юка бозга чыгарга, өстәвенә анда ялгызы гына уйнарга кирәкми. Алар ата-аналарны үз балаларын күзәтергә һәм аларны караучысыз калдырмаска чакырды.
Видеороликны ясаганда балалар креатив булдылар һәм мөһим темаларны күтәрә белүләрен күрсәттеләр. Катлаулы иҗат эшендә балаларга сыйныф җитәкчесе Венера Җамаледтинова һәм рус теле укытучысы Илья Шашков ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев