Лаеш районы мәктәпкәчә яшьтәге балаларны янгын куркынычсызлыгы белән таныштырдылар
Усады авылының «Умные дети» балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес оештырылган.
Өлкән төркем тәрбияләнүчеләре дәрес җитәкчесе - ВДПО әгъзасы Иван Коневскийны рәхәтләнеп тыңлыйлар. Ул балаларга янгын сүндерүче-коткаручының җиһазлары турында сөйләде һәм теләүчеләргә махсус саклану костюмы кияргә тәкъдим итте.
Балаларга янгын куркынычсызлыгы элементларын күрсәттеләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәләр тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев