Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Лаеш районы мәктәпләрендә «БДД» ДБУның әйдәп баручы белгече укучылар белән очрашулар үткәрә

Уку елы башы — юлда балалар травматизмын профилактикалау буенча актив эш вакыты.

Укучылар белән Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм «БДД» ДБУның әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина очраша.

Гөлшат Айрат кызы җәйге чорда Лаеш районында балалар юл травматизмы буенча статистика китерде. Мәктәп укучылары белән велосипедчылар һәм питбайк йөртүчеләрнең хаталары турында сөйләде. 

Караңгыда җәяүлеләр киемендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиешлеген искәртте. Пассажир балаларның балаларны тоткарлау җайланмаларын кулланырга тиешлегенә игътибар итте.

Кече сыйныфлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр.

Һәр мәктәптә балаларга видеороликлар күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф укучылары «Имин юл» ны, югары сыйныф укучылары реаль вакыйгаларга нигезләнгән «Осколок» фильмын карадылар.

Мондый очрашулар Никольский, Нармонка, Ташкирмән, Рождествено, Габишево һәм башка мәктәпләрдә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юхиди