Лаеш районы сулыкларында су сыйфаты нормативларга туры килми
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр итүләренчә, суны тикшерү нәтиҗәләре нормага туры килмәү сәбәпле, су коену тыела.
Җәйнең эссе булуына һәм ял көннәрен елга яки күл ярында үткәрү теләге зур булуга карамастан, су процедуралары сәламәтлек өчен куркыныч тудырганны кешеләр белергә тиеш. Роспотребнадзор белгечләре популяр ял итү урыннарыннан су алганнар һәм өметсез нәтиҗәләргә килгәннәр.
Сулыкларда коену йогышлы авырулар барлыкка килү һәм кеше иммунитеты какшау куркынычы тудыра.
Тикшерелгән ял итү урыннары исемлеген куябыз. Сак булыгыз.
— Кама елгасы, «Кама диңгезе» пляжы, Лаеш;
— Кама елгасы, «Липки» лагере, Иске Пристань авылы, коену рөхсәт ителмәгән урын;
— Кама елгасы, Имәнкискә авылы, коену рөхсәт ителмәгән урын;
— Ковалинское күле, Комлы Ковал авылы, коену рөхсәт ителмәгән урын;
— Меша елгасы, Сокуры авылы, коену рөхсәт ителмәгән урын;
— Меша елгасы, Дятлово авылы, оештырылмаган ял (су коену, балык тоту);
— Двойное күле, Столбище авылы, оештырылмаган ял (су коену);
— Бурейка елгасы, «Нармонка» лагере, коену рөхсәт ителмәгән урын;
— Кара күл, 25 октябрь исемендәге совхоз, оештырылмаган ял (су коену, балык тоту);
— Меша елгасы, Ташкирмән авылы, коену рөхсәт ителмәгән урын;
— Кама елгасы, Атабай авылы, санкцияләнмәгән су коену урыны;
— Габишево авылындагы күл, коену рөхсәт ителмәгән урын;
— Кама елгасы, «Чайка» лагере янында су коену урыны;
— Кама елгасы, Шуран авылы, коену рөхсәт ителмәгән урын;
— Кама елгасы, Чакма култыгыннан югарырак, коену рөхсәт ителмәгән урын;
— Архиерей күле, Тарлаши авылы, санкцияләнмәгән су коену урыны;
— Кама елгасы, Чакма култыгы, агынты сулар агызу урыны;
— Бурейка елгасы, Нармонка авылы, агынты сулар агызу урыны;
— Волга елгасы, «Санта» шифаханәсе, Боровое Матюшино авылы, агынты сулар агызу урыны.
Коену рөхсәт ителмәгән урыннарында тиешле кисәтү такталары урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев