Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Лаеш районы территориясендә гражданнар оборонасы буенча чаралар үткәрелде

Гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб күнегүләре кысаларында Казан май комбинатында чаралар үткәрелде.

Гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең Лаеш муниципаль районы буенча әйдәп баручы киңәшчесе Николай Сливков сөйли: 

Укыту планы буенча, ракета-бомба һөҗүме нәтиҗәсендә административ бина җимерелә. 14 кеше сыену урыннарында булган. Комбинат территориясендә аммиак салынган савыт зыян күрү нәтиҗәсендә химик болыт барлыкка килгән. «Зарарланучылар» да бар иде, аларга оператив рәвештә барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. Янгын сүндерелгәннән соң һәм гомуми хәл нормальләшкәннән соң, барлык «зыян күрүчеләрне» кайнар ризык белән тәэмин иттеләр.

Өйрәнүләргә кирәкле көчләр һәм чаралар җәлеп ителде: радиация-химия күзәтү постлары, Казан май комбинатының җәмәгать тәртибен саклау хезмәте, янгын сүндерү хезмәте, «Катастрофалар медицинасы», «РегионСпас» белгечләре, саклану корылмаларына хезмәт күрсәтү буенча командалар, Лаеш районының Уют кафесы базасында төзелгән күчмә туклану пункты.
Уку «канәгатьләнерлек» бәя белән узды.

Исегезгә төшерәбез, 2 нче октябрьдән 6 нчы октябрьгә кадәр Лаеш районында гражданнар оборонасы буенча планлы команда-штаб өйрәнүләре уза. Бүген, 4 октябрьдә, бөтен Татарстан буенча хәбәр итү системаларын планлы тикшерү узды. 10 сәгать 43 минутта бөтен җирдә сиреналар яңгырады, аннан соң радио һәм телеканаллар эфирында сөйләм хәбәрләре тапшырылды.

Куркуга сәбәп юк, тыныч булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Казан май комбинаты гражданнар оборонасы