Лаеш районы территориясендә санкцияләнмәгән дүрт чүплек ачыкланган
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча белгечләре аларны авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләренә күчмә тикшерү уздырганда табалар.
«Лаеш шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясендә гомуми мәйданы 3957 кв. м булган 4 рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары чүплеге ачыкланган.
Россия Федерациясе Җир кодексының берничә статьясы һәм берничә федераль закон бозулар ачыкланды. Закон бозучыларга карата мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр игълан ителде.
Фото: Россельхознадзорның ТР Буенча Матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев