Көзге каникулларга әзерлек кысаларында Россия Герое М. Р. Әхмәтшин исемендәге Атабай мәктәбендә «Куркынычсыз көзге каникуллар» темасына инструктаж уздырылды.
🔍 Әңгәмә барышында каралган төп мәсьәләләр:
- Урамда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту һәм спорт белән шөгыльләнгәндә саклык чаралары.
- Цифрлы куркынычсызлык: Интернет һәм социаль челтәрләрне кулланганда шәхси мәгълүматларны саклау.
- Ярдәмче кәгазьләр: һәр укучыга каникулларга үзләре белән алырлык куркынычсызлык кагыйдәләре язылган памяткалар тапшырылды.
Очрашу бик уңышлы узды. Мондый инструктажлар балаларда үз куркынычсызлыкларына һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлегенә карата җаваплылык хисе формалаштырырга ярдәм итә.
Нет комментариев