Лаеш районында 12 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган
Без инде хәбәр иткәнчә, 2023 елның 27 июлендә Лаеш районында «Тоннель» операциясе узды. Аның нәтиҗәләрен хәбәр итәбез.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 12 шофер җаваплылыкка тартылган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң зур саны куркынычсызлык каешын эләктермәү белән бәйле.
— Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Куркынычсызлык каешы сезнең сәламәтлекне һәм тормышны сакларга булышу өчен эшләнгән. Куркынычсызлык каешларын куллану алгы һәм арткы утыргычларда да мәҗбүри. Бу иң җиңел һәм эффектив куркынычсызлык чараларының берсе. Ул алгы бәрелеш очрагында үлем куркынычын 90% ка кадәр киметә, — дип искә төшерә Лаеш эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ начальнигы Марат Шиһапов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев