Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Лаеш районында бакча коммерцияле булмаган ширкәтләре рәисләре очрашты

Комлы Ковалида «Дружба» спорт ял итү үзәгендә бакча коммерцияле булмаган ширкәтләре рәисләренең очрашуы узды.

Очрашуны Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов һәм районның СНТ рәисе Вера Калмыкова үткәрде.

СНТ рәисләре ел йомгакларын ясаган, эш тәҗрибәсе белән уртаклашкан һәм яхшырту буенча тәкъдимнәр керткән чара ел саен үткәрелә. 

Хәзер Лаеш районында 74 СНТ бар, шуларның 52се бакчачылар җәмгыятендә.

Аларда 2017-2022 елларда Татарстан бюджетыннан финанслау хисабына ремонт эшләре башкарылган, шул исәптән: керү юллары, электр челтәре хуҗалыгы, су белән тәэмин итү һәм каты көнкүреш калдыклары объектлары.

Азат Нурмөхәммәтов барлык катнашучыларга очрашу өчен рәхмәт белдерде, СНТ рәисләрен халыкны һава шартларының начарлануы турында вакытында хәбәр итәргә, гадәттән тыш куркыныч хәлләрне булдырмау максатыннан ташландык участокларда йортларны инвентаризацияләргә һәм үлән чабырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы комлы ковали