Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Лаеш районында бозда калган болотоходтан өч ир атны коткарганнар

Алар Песчаные Ковали авылы “Ромашка” бакчачылык ширкәте янындагы Ковалевское күлендә машинаны сынап карарга карар итәләр.

119 ПСС расчеты килгәч, ярдан 8 метр ераклыктагы боз болотоход һәм андагы кешеләрнең авырлыгын күтәрә алмаганы ачыклана. Транспорт суга төшеп китә, аннан кире чыга алмый.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, коткаручылар “боз сынаучыларны” боз тозакларыннан өч тезмә баскыч ярдәмендә коткарганнар, аның бер башын бозга куеп, икенче башын болотоходка терәткәннәр. Коткару бавы белән яр буена өч ир-атны алып чыгалар, алар медицина ярдәменә мохтаҗ булмый.

Шул ук бау белән болотоходны ярга якынрак китерәләр.

Фото: region116.dtp.official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы иминлек Сак булыгыз