Лаеш районында дүшәмбедән «Мотоцикл» операциясе башланачак
7 нче августтан 13 нче августка кадәр Лаеш районы территориясендә «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы узачак.
— Хөрмәтле мотоцикл йөртүчеләр! Мотоцикл белән идарә иткәндә шуны истә тотарга кирәк: ул билгеләнгән тәртиптә теркәлергә тиеш, ә йөртүчедә тиешле категория ачылырга тиеш, — дип мөрәҗәгать итте мотоциклчыларга Лаеш Эчке Эшләр бүлегенең ЮХИДИ идарәсе башлыгы Марат Шигапов.
Мөһим
— Мототранспорт чарасы белән мотошлемда һәм саклану чараларында идарә итәргә кирәк.
— Юлга чыгар алдыннан мотоциклның техник торышын тикшерергә кирәк. Әгәр дә төзексезлек табылса, аларны төзәтергә кирәк.
— Автомобиль юлында хәрәкәт иткәндә башка транспорт чаралары белән ян интервалны һәм дистанцияне саклау мөһим.
— Онытмагыз, якынлашып килүче машиналар арасында тыгыз агымда йөрү куркыныч!
— Борылышлар һәм башка рәтләргә күчү вакытында борылышларны һичшиксез кабызыгыз.
— Мопед (скутер) белән 16 яшьтән идарә итәргә рөхсәт ителә. Мопедлар һәм скутерлар белән идарә итү өчен М категорияле йөртү таныклыгы таләп ителә.
Двигательнең күләме 125 см3 кадәр булган (А1 категорияле) мотоцикл белән идарә итү 16 яшь тулган кешеләргә рөхсәт ителә.
Фото: Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев