Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Лаеш районында яшәүче 300 сәгатькә мәҗбүри эш рәвешендә җәза алган

Лаеш суды 1980 елда туган ир-атны яшәү урыны буенча җинаять-башкарма инспекциясе белән килешү буенча җирле үзидарә органнары билгеләгән урыннарда эшләргә хөкем итте.

Ир-ат, тормыш иптәше белән бергә яшәгән фатирда, алкоголь куллану аркасында агрессив хәлгә килеп, шушы фатир хуҗасының башына, йөзенә һәм тәненең төрле өлешләренә кулы белән суккан. Шулай ук ул зыян күрүчегә пычак белән янаган.

Гаепләнүченең характеристикасын, шәхесен, аның яшен һәм сәламәтлек торышын исәпкә алып — суд аңа мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы иминлек Лаеш суды