Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Лаеш районында мәктәпләрдә терактлар һәм янгыннар куркынычы булгандагы гамәлләр эшкәртелә

Державино мәктәбендә террорчылык куркынычының төрле дәрәҗәләрен билгеләгәндә гамәлләрне эшкәртү буенча күнегүләр узды.



Тревога сигналы буенча барлык укытучылар һәм укучылар үз кабинетларында бикләнделәр. Администрация һәм техник персонал инструкция нигезендә чаралар күрде. Бу өйрәнүләр тагын бер кат искәртте һәм гадәттән тыш хәл вакытында ничек эш итәргә кирәклеген күрсәтте. 

Шулай ук Державинода янгын куркынычсызлыгы буенча гамәлләрне эшкәртү буенча тренировкалар узды. Укучыларны, шулай ук мәктәп хезмәткәрләрен гомуми эвакуацияләү үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр паникага бирелмичә мәктәп бинасыннан чыгып киттеләр, ишек каршында, куркыныч чыганагыннан ераграк тезелделәр. Шул ук вакытта алар мамык-марля бәйләвечләрен дә онытмаганнар.

Персоналның гамәлләре янгын вакытында кешеләрне куркынычсыз эвакуацияләү таләпләрен канәгатьләндерә дип танылды. Администрация инструкциядә каралган барлык кирәкле чараларны кабул итте.
Мондый гадәттән тыш хәлләрнең безнең тормышта беркайчан да булмавын бик телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында мәктәпләрдә терактлар һәм янгыннар куркынычы булгандагы гамәлләр  эшкәртелә