Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Лаеш районында «Светофор атнасы»н балалар травматизмын профилактикалауга багышладылар

Узган атнада «Умные дети» Усад балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәр формалаштыру һәм ныгыту, балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү — педагоглар һәм тәрбиячеләр алдында торган төп максатларның берсе. Балаларга юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту турында никадәр иртәрәк бирелсә, алар юл хәрәкәтендә шулкадәр җаваплырак катнашучылар булып үсәчәк.
Атна буе балалар өчен төрле юл хәлләренә багышланган квестлар үткәрелде. Алар шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган асфальтта рәсемнәр конкурсында катнаштылар. Ә «Светофор атнасы"ның истә калган чарасы автомобильчеләр һәм җәяүлеләр хәрәкәтен җайга салу өчен җайланма рәвешендә кул эшләре әзерләү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы балалар бакчасы юхиди лаешта реклама