Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Лаеш районында “Встречная полоса” профилактик чарасы игълан ителде

Татарстанда ел башыннан машиналарның каршы хәрәкәт юлына чыгуы аркасында 29 кеше һәлак булган.

Лаеш районында, Татарстан буенча тулаем алганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре “Встречная полоса” дигән профилактик чара үткәрәләр.

Ачы статистика китерик

2023 елның узган чорында республикада каршы як полосага чыгу сәбәпле 60 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 29 кеше һәлак булган һәм 98 кеше зыян күргән.

Закон бозучыга каршы юлга чыккан өчен нәрсә яный

- Узып китү кагыйдәләрен бозган өчен 5000 сум штраф яки 6 айга кадәр идарәдән мәхрүм итү каралган.

- Кабат бозган өчен - 1 елга идарәдән мәхрүм итү. Административ җәзага тартылган һәм машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат яки әлеге гамәлне башкарган өчен хөкем ителгән зат хокук бозган очракта 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителә.

- Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез! Юл компьютер уены түгел бит. Монда запас тормыш юк, - дип өнди Лаеш эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ленар Галләмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юхиди иминлек ЮХИДИ хезмәткәрләре рейды ЮХИДИ  һәм юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре