Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Лаеш районындагы янгын өлкән кешенең гомерен өзде

Янгын сүндерүчеләр берничә минуттан соң килә, әмма бер катлы бүрәнәле шәхси торак йорт бөтен мәйданы буйлап яна башлаган була.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Караеш авылындагы шәхси йортта янгын турында кичә 17.27 сәгатьтә шалтырату килгән. 

Янгын сүндерүчеләр берничә минуттан соң килә, әмма бер катлы бүрәнәле шәхси торак йорт бөтен мәйдан буйлап яна торган була.

Оператив чаралар күреп, коткаручылар утны җиңәләр. 

Утны сүндергәндә янгын сүндерүчеләр 60 яшьлек йорт хуҗасының гәүдәсен табалар. 

Соңрак ачыкланганча, ир-ат коляскада йөрүче инвалид булган һәм йортта берүзе яшәгән.

Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.

Фото: ТР буенча Россия ГТХМ ДИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы янгын