Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Лаеш укучылары арасында юл хәрәкәте белгечләрен ачыклаганнар

Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2 нче мәктәбендә яшь хәрәкәт инспекторлары отрядларын оештыруның 50 еллыгына багышланган «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» чарасы узды.

Укучылар өчен викторинаны «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белгечләре һәм Лаеш муниципаль районының «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы үткәрде.

Чара ЮИД хәрәкәтен популярлаштыруга, юлларда иминлекне тәэмин итү проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, юл хәрәкәтендә грамоталы һәм законга буйсынучы катнашучыларны тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Фото: КЦСОН “Алтын көз”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юхиди лаеш 2нче мәктәп «Юл хәрәкәте иминлеге»