Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Лаеш укучылары белән янгынга каршы режим турында сөйләштеләр

ВДПО әгъзасы һәм яшь янгын сүндерүчеләр дружинасының «Феникс» отряды җитәкчесе Иван Иванович Тоневский Лаешның 3 нче мәктәбе укучылары белән очрашты.

Фотоны В. Медведева бирде.

Янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Иван Иванович мәктәп укучылары белән бу елның 10 маена кадәр дәвам итәчәк янгынга каршы режим турында сөйләште.

Кунак янгын сүндерүче һөнәре, аның бурычлары турында сөйләде һәм укучыларга чын коткаручы геройның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген аңлатты.

- Янгын сүндерүче булып эшләү өчен шактый чыдамлы булырга кирәк. Безнең җиһазның авырлыгы якынча утыз килограмм - бу итекләр, кием, билбау, шлем, баллон. Өстәвенә, ишекләрне ачу өчен бензопила яки бензорез, ломнар. Шундый авырлыкны күтәреп чыгарабыз. Шуңа күрә физик әзерлек безнең өчен бик мөһим, - дип ассызыклады Иван Тоневский балалар белән сөйләшкәндә. —Янгын сүндерүчеләр Аллаһ тәгалә түгел. Без бернәрсә дә эшли алмаган хәлләр дә бар. Мәсәлән, әгәр чакыру шунда ук килмәсә, без килеп җиткәндә тәрәзәләрдән ачык ут яна, бөтен фатир яки кат янып беткән була. Анда бару үз-үзеңә кул салуга тиң. Ләкин янгын сүндерүчеләр мөмкин булганча, кешеләрне коткару өчен барысын да эшләячәкләр, үз тормышларын куркыныч астына куеп булса да, бу безнең өчен матур сүзләр генә түгел.

Балалар бик күп сораулар бирделәр. Аларны янгын сүндерүченең бурычлары гына түгел, ә янгын сүндерү машинасындагы кораллар, приборлар һәм аппаратлар, баскычның биеклеге, аның билгеләнеше һәм кулланылышы, шулай ук үз-үзен коткаручыларны һәм янгын сүндерүчеләрне ничек куллану кызыксындырган.

- Мондый очрашулар-диалоглар мәктәп укучылары өчен бик файдалы. Алар янгын куркынычы белән бәйле гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта балаларның үз үзләрен дөрес тотуын  тәэмин итә, - дип йомгаклады Вәзирә Медведева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы иминлек янгынга каршы режим