Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Лаеш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре тарихы турында сөйләделәр.

Лаешның 1нче гимназиясенең «Круто» мәктәп яны лагере балалары өчен «Һәркем өчен хәрәкәт кагыйдәләре бар» уен — танып белү программасы үткәрелде.

Китапханәчеләр балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре тарихы турында сөйләделәр. Хәзерге юл хәрәкәте кагыйдәләренә 100 елга якын, ә Россиядә әле Петр I юллар турында кайгыртучанлык күрсәткән. Ә бүген илебез юлларында тәртип сакларга ЮХИДИга йөкләнгән. 

Балалар яраткан әкият персонажларын һәм аларның хәрәкәт итү чараларын искә төшерделәр, юл кагыйдәләрен яхшырак истә калдырырга ярдәм иткән «Знатоки» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

Балалар табышмакларны чиштеләр, юл билгеләрен, хәрәкәт катнашучыларының категорияләрен, транспорт төрләрен атадылар, юл хәлләре турында фикер алыштылар. «Парны тап» уены ярдәмендә юл билгеләре төрләре, урамда һәм транспортта балаларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныша алдылар. Шулай ук «Игътибарлы бул», «Күңелле трамвайчы, «Юл хәрәкәтен көйләүче», «Автобуслар» уеннарында катнаштылар. 

Чара ахырында балалар дисциплина, саклык һәм машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү урамда куркынычсыз хәрәкәтнең нигезе дип билгеләп үттеләр. Юл аның законнарын бозмаган кешеләр өчен генә игелекле һәм куркынычсыз була ала! 

Вафина Т. В. фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш үзәк китапханәсе Лаеш 1нче гимназия