Лаешлылар үзләрен Татарстан ДОСААФ мәктәпләре укучылары ярышында күрсәттеләр
Түбән Камада ТР ДОСААФ җирле оешмасы базасында чираттагы «Иң яхшы хәрби машина йөртүче» һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» республика конкурслары узды.
Ярышларда Татарстан Республикасының район һәм шәһәрләреннән 23 команда катнашты.
Катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләрен һәм йөк автомобилен төзү буенча белемнәрен, хәрби машина белән идарә итә белүләрен күрсәтергә кирәк иде. Моннан тыш, киртәләр полосасында Калашников автоматын сүтеп җыярга, пневматик винтовкадан һәм граната ыргытып максатка эләгү, яралыга ярдәм итәргә һәм аны сугыш кырыннан эвакуацияләргә кирәк иде.
Этаплар нәтиҗәләре буенча Түбән Кама командасы иң яхшысы дип табылды. Башка категорияләрдә һәр катнашучының шәхси күрсәткечләре исәпкә алынды. Лаеш курсантлары автоматларны җыю һәм сүтү буенча беренче һәм икенче урыннарны алдылар. Барлык призерлар да грамота һәм призлар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев