Лаешта яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар
Район үзәге урамнарында Лаеш районы ЮХИДИ һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” БДУның уртак акциясе булды.
Казан профилактикалау территориаль идарәсе бүлеге әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина һәм ТР Лаеш районы ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау буенча инспекторы Иван Фролов Лаешта яшәүчеләрне һәм кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.
Өлкәннәргә һәм балаларга – җәяүлеләргә яктылык кайтаручы значоклар һәм шнурлар, ә машина йөртүчеләргә – тәүлекнең караңгы вакытында фара яктысын кайтара торган махсус жилетлар тапшырдылар.
Күп кешеләр аптырап калдылар һәм юл хәрәкәте иминлеге сагында торучы хезмәткәрләрнең үзләрен дә Яңа ел белән котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев