Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Лаешта суд приставына ташланган алиментчыны хөкем иттеләр

Бурычлары өчен пристав гражданның мотоциклына арест сала, ә ул аңа комачау итү максатыннан вазифаи затка ташлана, — дип хәбәр итә Россия ГУФССПның Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте.

Лаеш районы суд приставлары бүлегендә хөкем ителүчедән ике баласына 300 мең сумнан артык алимент түләтү буенча эш башкаруда була.

Башкаручы пристав бурычлының транспорт чарасына арест салуга акт төзегәч ир аңа ташлана, шуның нәтиҗәсендә хатын тән җәрәхәтләре ала.

Ир-ат бурычын каплый, әмма бу аны җинаять җаваплылыгыннан коткармый.

Шушы көннәрдә район суды ирне РФ ҖКның 318 маддәсе 1 бүлегендә күздә тотылган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм 1 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирде. Җәза шартлы төстә, сынау срогы 6 ай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы алимент Лаеш районы суд приставлары