М-7 трассасында өстәмә җайланмалар урнаштырылды
Татарстан юлларында сукырайтуга каршы 11 мең экран урнаштырылган.
Алар республиканың Мамадыш районында 949-963 км участогында монтажланган. Әлеге чара машина йөртүчеләрнең каршы килүче машиналарның уты белән сукырайтылуы аркасында килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлдерелгән.
Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында М-7 «Волга» автомобиль юлының дүрт участогында маңгайга-маңгай бәрелешүләрне кисәтү өчен өстәмә рәвештә 6 чакрымнан артык тимер барьер киртәсе урнаштырылган.
Лаеш районының 28 километрында Сокуры авылында һәм Баулыда 352 чакрымда җәяүлеләр юл аркылы чыгу урынында чакыру кнопкасы белән светофор урнаштырганнар. Төзү-монтаж эшләре тәмамланган, электр челтәрләренә технологик тоташтыру эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев