Мошенниклар ватсапка барып җиткәннәр
Кичә миңа Лаештан бер хатын шалтыратты. Ватсапта (!) алдакчылардан хәбәр килеп, бик дулкынланган — алар аның танышы исеменнән 50 мең сум сорыйлар....
— Башта Телеграммда, ә аннары ватсапка танышымның чатыннан хәбәр килде: «Сәлам. Гөлшат, 30 июльгә кадәр 50 000 сум биреп тор әле?».
Мин бераз гаҗәпләндем: без мондый зур сумманы сорарга бик таныш түгел. «Кызганычка каршы, мин инде сарыф иттем» дип яздым. Аннары мин: «Бәлки берәр нәрсә булгандыр, ярдәм кирәктер?» — дип уйладым һәм шалтыратырга булдым. Әле ярый акча күчермәгәнмен -шалтыратканмын!
— Гөлшат, минем исемемнән мошенниклар яза! Акча кирәкми! Минем барысы да яхшы, — танышымның җавабы барысын да ачыклады.
Бу хәл турында эштә сөйләдем. Минем хезмәттәшемдә дә шундый ук хәл булган: аның чатына кереп, аның исеменнән акча сораганнар. Хәтта кемдер җибәрергә өлгергән (хәер, билгесез счетка).
Мин хәзер туганнарымда кунакта. Мошенниклар да алардан акча сораган, хәтта сылтама җибәргәннәр. Мин Телеграммда сылтаманы ачмадым, югыйсә бөтен акчамны югалта алыр идем.
Нәтиҗә
Эшләп тапкан акчаны ватсапта яки социаль челтәрләрдә сораган «танышка» җибәргәнче, шалтыратыгыз, ачыклагыз, нәкъ менә ул ярдәм сораганына инаныгыз. Югыйсә, сез мошенниклар корбаны була аласыз.
Туганнарыгызны, танышларыгызны, олы яшьтәге әти-әниләрегезне моның турында кисәтегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев