Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Ни өчен автомобиль яна башлый һәм аны ничек дөрес сүндерергә

​​​​​​​Без күптән түгел Казанга керү урынында автомобиль яна башлау турында материал биргән идек.

Ул чакта машина тулысынча янып беткән. Без ут чыгу сәбәпләрен белмибез. Әмма мондый бәла килеп чыкмасын өчен машина йөртүчеләрне кисәтә алабыз һәм ут капкан автомобильне дөрес итеп сүндерү буенча киңәшләр бирәбез.

Белешмә өчен: Җиңел машина биш-алты минутта янып бетә.

Машина кайда еш яна башлый (кимү буенча):

1.двигатель бүлемендә,

2.автомобиль салонында,

3.ышкылудан автомобильнең йөреш элементларында.

Ут чыгу сәбәпләре:

1.үткәргечнең изоляциясе булмау,

2.чаткы чыгу,

3.шиннар ышкылудан югары температура.

Машинага ут кабуны ничек кисәтергә

.двигательнең чиста булуын тикшереп тору,

.ягулык, май, антифриз (тосол) чыгуны күзәтү,

.чыбыкларның изоляциясен ешрак тикшерү,

.резин исе, төтен яки бензин парлары чыкканда тиз арада аккумуляторны сүндерергә,

.кышлый моторны түгел, ә эчке яктан капотны җылытырга кирәк.

Ут капкан автомобильне ничек дөрес итеп сүндерергә:

.беренче чиратта салондагы пассажирларга чыгарга булышыгыз;

.әгәр ут капот капкачы астында башланса, аны бик сак ачыгыз: капот капкачын ачканда ялкын чыгу ихтималы бар. Шуңа күрә капкачны әкрен генә ниндидер таяк яки монтировка белән күтәрегез;

.ут сүндергечне капот читеннән уртасына юнәлтегез;

.утны сүндергеч ярдәмендә яки аны калын тукыма, мәсәлән, брезент белән капларга, яки аңа ком, җир, яки кар сибәргә була;

.әгәр утны мөстәкыйль сүндерә алмасагыз, 10 метрлап читкә китегез (бензин багының шартлавы бар).

ТР МЧС материаллары буенча

Фото: https://novostipmr.com/ru/news/15-10-27/v-rybnice-zagorelsya-avtomobil?page=1&qt-social_networks_tabs=3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев