Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Олы Кабан авыл җирлегендә җәй көне дамбаны ныгытачаклар

Бу карар ул бу язда эрегән сулар белән көрәштә үзен акламаганнан соң кабул ителде. Бу хакта Олы Кабан авыл җирлеге порталында хәбәр итәләр.

- Су басуга каршы эш алып барылуга карамастан, табигать үз төзәтмәләрен кертә. Аграрная урамы артындагы дамба җимерелде, -дип хәбәр ителә җирлек порталында.

Кырда һәм Верхняя урамында әзерләнгән канал әлегә үзен аклый. Аграрная урамы артындагы дамбаны җәй көне тагын да ныгытачакбыз. Бүгенге көндә су ага торган урамнар һәм ишегаллары бар.

- Хөрмәтле Олы Кабан халкы Сездән дә су хәрәкәтен күзәтүегезне сорыйбыз, - дип мөрәҗәгать итә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелеге җирле халыкка. - Әгәр су үтмәү урыннары барлыкка килсә, аны чистартып суга хәрәкәт бирүегезне сорыйбыз. Без эшне туктатмыйбыз һәм һәрвакыт сезнең белән элемтәдә торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы олы кабан су баса