Пәрәү мәктәбендә «Игътибар: юл!» дигән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча квест үткәрелде.
«Игътибар: юл!» акциясе кысаларында, Пәрәү урта мәктәбенең » ЮИД «Сигнал» отряды Беренчеләр Хәрәкәтенең беренчел бүлеге белән берлектә 5-7 сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч квест оештырды.
Отряд җитәкчесе ЮИД Ләйсән Шаһитова сөйли.
Чараны «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина белән бергә үткәрделәр. Квест Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланды. Ул юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турындагы белемнәрне ныгыту өчен бик файдалы булды.
Квест уен форматында эшләнгән, анда катнашучылар командаларга бүленгән һәм төрле станцияләр узды. Аларның һәрберсендә балалар юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле биремнәр алдылар. Укучылар викториналар чиштеләр, билгеләр буенча практик биремнәр башкардылар, юл билгеләре һәм тиз арада карар кабул итүне таләп итә торган ситуацияләр белән таныштылар. Укучылар, зирәклек һәм үҗәтлек күрсәтеп, актив катнаштылар. Болар барысы да укытуны кызыклы һәм мавыктыргыч итте.
Квестның төп максаты юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту һәм юлда үз-үзеңне куркынычсыз тотуга аңлы мөнәсәбәт формалаштырудан гыйбарәт иде.
Без алган белемнәр балаларга шәһәребез урамнары һәм юллары буйлап имин йөрергә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез — имин булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев