Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Пәрәү мәктәбенең ЮИД командасы “Имин тәгәрмәч” конкурсының финалында катнаша

Бу көннәрдә Түбән Камада республиканың иң яхшы ЮИД отряды титулы өчен көрәшергә бөтен Татарстаннан 56 команда җыелды. Финал этапта катнашучылар арасында –Пәрәү ЮИД командасы да бар.

Исегезгә төшерәбез, Пәрәү укучылары муниципаль этапта 1 урынны яуладылар һәм хәзер Түбән Камада районны яклап ярышалар.

Команда составы зур түгел -  9-11 яшьлек ике егет һәм ике кыз. Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре аларның командирлары һәм комиссарлары булды.  Командаларны дүрт дивизионга бүлделәр.

Әлегә кем лидер икәнен әйтү кыен.  Нәтиҗәләр 26 майда гына билгеле булачак. Без юидчыларга уңышлы чыгышлар, җиңүләр һәм уңай эмоцияләр телибез. Бу ярышлар гына түгел, көндәшлек тә. Мондый чараларда кызыклы аралашу бара, яңа дуслар барлыкка килә, тәҗрибә туплана. Ә иң мөһиме - киләчәк эшкә уңай караш алып кайталар.

ЮХИДИ фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы ЮИД отряды юидчылар Пәрәү урта мәктәбе