Полигонда өйрәнү атулар булды
Хәрби хезмәткәрләр, шул исәптән Лаеш районыннан өлешчә мобилизация буенча чакырылган якташларыбыз, сугыш коралларыннан ату күнекмәләрен камилләштерделәр.
Саша Ларина фотосы, “Кама ягы”
Атуларга әзерлек – җаваплы һәм җитди эш. Мобилизацияләнүчеләрне оешкан төстә полигон территориясенә алып килделәр, монда солдатлар кирәк булган барлык өстәмә хәрби амуниция, корал һәм патроннар алдылар.
Башта атулар булган полигонны әйләндереп алдылар. Бу иминлек өчен эшләнә. Ул аңлашыла да, чөнки солдатлар сугыш патроннары белән аталар. Аннан соң часть командованиесе булачак күнегүләр тәртибен билгели. Бу юлы хәрби хезмәткәрләр автоматлар һәм пулеметлардан ату күнекмәләрен ныгыттылар. Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылганнар контроль атуларның махсус күнегүләрен үтиләр. Мәсәлән, мобилизацияләнүчеләргә алдагы яшеренү урынына хәрәкәтләнергә, шул ук вакытта шартлы дошманга атарга кирәк булды. Фәкать алга, бер адым да чигенмәскә!
Солдат өйрәнү күнегүен тәмамлагач, коралны сүтә һәм чистарта. Һәр мобилизацияләнүченең нәтиҗәсе журналга языла. Беренче карашка бу эш җиңел кебек. Әмма хәрби хезмәткәрләрдә “җиңел” яки “кыен” төшенчәсе юк: бурыч куелган – үтәләчәк. Сугышчан әзер автоматның авырлыгы 3,5 килограммнан артык, корылган тартмалы пулемет авырлыгы 7килограммнан артык.
Полигонда без үз якташларыбызны очраттык һәм Лаеш районыннан өлешчә мобилизация буенча чакырылганнар белән сөйләшә алдык. Егетләрнең барысының кәефләре күтәренке, сугышчан рухлылар. Туган илне саклаучылар бер авыздан җиңү өчен. Алар дошманны тар-мар итүгә һәм җиңүгә ышаналар. Егетләр Лаеш районындагы якташларына сәлам әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев