Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Полицейскийлар браконьер тоткарлаганнар

Россия ЭЭМның Казан транспорт линия идарәсе хезмәткәрләре Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Саралан акваториясендә браконьерны тоткарлаганнар.

2022 елның апрелендә полицейскийлар Куйбышев сусаклагычы акваториясендә су биология ресурсларын саклау буенча рейд үткәрәләр. Лаеш районы Татар Сараланы авылы янында законсыз төстә су биоресурсларын тапкан ир тоткарлана.

Идел-Кама  дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Саралан участогы чикләрендә монда яшәүче 51 яшьлек ир законсыз төстә ятьмә белән балык тоткан. Тоткарланучыдан төрле токымлы 36 балык ( чабак, корбан балык, чуртан, бәртәс) алына.Зыян күләмен 12950 сум дип бәялиләр. Балык һәм тыелган балык тоту әйбере алына.

Браконьерга карата “Законсыз төстә су биологик ресурсларны (балык) тоту” маддәсе буенча (РФ ҖКның 256 маддәсе 1 өлеше “г” пункты) җинаять эше кузгатылды. Моның өчен закон бозучыга ике елга иректән мәхрүм итү яный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы полиция балык лаешта реклама татар саралы