Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Радик Гаврилов: Котыру авыруы – хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә аеруча куркыныч авыру

Без эпизоотиягә каршы эшләр буенча начальник урынбасары Радик Гаврилов белән котыру билгеләре һәм аны кисәтү чаралары турында сөйләштек.

Радик Рафисович, әйтегез әле, бу авыру ничек бара?

  • Беренчедән, котыру авыруының хайваннар өчен дә, кеше өчен дә куркыныч икәнлегенә игътибар итәсем килә. Ул неврологик тайпылышлар рәвешендә бара: судан курку, яктылыктан курку, кеше һәм башка хайваннардан курку булмау, паралич, көзән.
  • Котыру авыруын профилактикалау ысуллары нинди?
  • Котыру авыруын профилактикалауның бердәнбер эффектив ысулы - хайваннарны вакытында прививкалау. Ветеринария медицинасында куллану өчен куркынычсыз һәм нәтиҗәле вакциналар эшләнгән.
  • Йорт хайваннарына нинди яшьтән прививка ясап була?
  • Күпчелек вакциналар өчен 12 атнадан (3 айдан) этләргә һәм мәчеләргә вакцинация ясарга киңәш ителә. Котыру авыруы хәле начар булган өлкәләрдә этләргә һәм мәчеләргә 8 атналык (2 ай) яшьтән вакцинация ясарга рөхсәт ителә.Ә аннары хайваннарга елына бер тапкыр прививка ясарга була. Эт һәм мәче хуҗаларына бу куркыныч авыруга каршы йорт хайваннарын ел саен вакцинацияләү кирәклеген искә төшерәбез!
  • Безнең районда котыру авыруы хәле ничек?
  • Соңгы 3-4 елда безнең районда котыру авыруы теркәлмәгән. Моның сәбәпләренең берсе -– актив профилактик эш.

Фотоны Разина Фаязова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы котыру авыруы Радик Гаврилов