Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
иминлек

Республикада 14 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә

Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар ике тапкырга арттырылачак.

Тәртип бозучыларга нинди штрафлар яный?
Гражданнар өчен-10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр; вазыйфаи затлар өчен-30 000 сумнан 60 000 сумга кадәр;
Юридик затлар өчен-400 000 сумнан 800 000 сумга кадәр.

Бу чорда нәрсә тыелган? 
Учаклар ягу;
Чүп һәм коры үлән яндыру; 
Урман һәм башка ландшафт янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ризык әзерләү өчен ачык уттан файдалану. 
Җәмәгать туклануы объектларында кулланыла торган мангаллар һәм башка җайланмалар искәрмә булып тора.
Янгын куркынычы янаган торак пунктларда 1-3 класслы куркынычлы пиротехник әйберләр куллану. Конструкция эчендә һаваны ачык ут ярдәмендә җылыту исәбенә һавага күтәрелә торган янучан материаллардан ясалган идарә ителми торган эшләнмәләрне эшләтеп җибәрү.

Бу балалар ялы һәм аларны савыктыру оешмалары территорияләренә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә, урман массивлары белән чиктәш икътисад объектларына, шулай ук хәбәрдә телгә алынган башка зоналарга кагыла.
Сак булыгыз һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республикада 14 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә