Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
иминлек

Резерв Татарстан батальоны булдыру – замана таләбе

Татарстанда контракт буенча резерв Татарстан батальонына контракт буенча хәрби хезмәткә хезмәткәрләр җыю игълан ителде.

Без бу хакта бүлек начальнигы урынбасары запастагы майор, хәрби хезмәт ветераны Айрат Гайнуллин белән сөйләшәбез.

Ул хәрби хезмәтне 1988 елда башлый. Ул вакыттан бирле 30 елдан артык Айрат Кәримулла улы Туган илгә хезмәттә. 1992-1993 елларда Днестр янындагы хәрби конфликтта Россия тынычлык урнаштыру көчләре составында аңа, танкист буларак, үз күзләре белән элек тугандаш булган халыкларның сугышуларын күрергә туры килгән...

-Айрат Кәримуллович, Украинадагы махсус хәрби операциягә Сезнең мөнәсәбәтегез нинди?

-Украинадагы махсус хәрби операция турында шуны гына әйтәм, карар дөрес кабул ителгән без анда Җир йөзендә фашизмны юк итү, мәңгегә тамырдан юк итү өчен. Безнең балалар һәм оныклар тыныч яшәсеннәр өчен.

-Татарстанда резерв Татарстан батальоны төзелә. Сез хәрби кеше, армиядә хезмәт итү тәҗрибәгез зур. Сезнеңчә шундый батальон кирәкме?

-Гади мисал китерәм. Һәр гаиләдә ниндидер эчке көч , ниндидер акчалар, кара көнгә дип җыйган, бар. Менә дәүләтнең дә резервта әзерләнгән сакчылары булырга тиеш. Без резерв Татарстан батальоны төзү турында сөйләгәндә, аларны тиз арада кораллы бәрелешләр булган районнарга җибәрүне күз алдында тотмыйбыз. Бу резерв, бик кирәк чакта гына хәрби хәрәкәтләрдә катнашачак.

-Ә резервистлар ниндидер хезмәт хакы алалармы яки аларны тәэмин итүгә генә куялармы?

-Россия иминлегенә үз өлешләрен кертергә теләүчеләргә РФ сак министрлыгы белән 4 айдан 12 айга кадәр килешү төзү тәкъдим ителә. Дәүләт мондый теләккә каршы килми һәм аларга җитди матди ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, контракт төзүгә резервист 200 мең сум акча ала. Званиегә бәйле төстә югары хезмәт хакы алалар, ул аена 210 мең сумнан башлана. Әгәр резервист хәрби хәрәкәтләр районына озатылса, һәр тәүлек өчен аңа 8 мең сум күләмендә өстәмә түләү була. Яралана калса, аның катлаулылыгына карап 3 миллион 74 меңнән 3 млн 296 мең сумга кадәр бирелә. Резервист һәлак булган очракта гаиләсенә 12 млн 421 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү билгеләнә. Башка мөһим ташламалар да бар.

-Сез безнең илдә хәрби-патриотик тәрбия тиешле дәрәҗәдә дип саныйсызмы?

-Безнең вакытта, без СССРда яшәдек һәм хезмәт иттек, мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек дәресләре бар иде. Үсмерләрне Калашников автоматын сүтәргә-җыярга, маршта йөрергә һәм хәрби фәннең башка үзенчәлекләренә өйрәттеләр. Ә кызларны беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәттеләр. НВП дәресләре безне тәртипкә өйрәтте. Хәзерге халыкара шартларны исәпкә алганда башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен кертү мәҗбүри дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш муниципаль районы Резерв Татарстан батальоны булдыру – замана таләбе