Сак булыгыз: мошенниклар! Эш эзләгәндә үз тупланмаларын югалтканнар һәм бурычка батканнар
Мошенниклар Интернетта акча эшләргә теләгән кешеләрне алдау схемаларын уйлап тапкан.
Превью авторы Людмила Никифорова.
Әйтик, Яр Чаллыда мошенниклар гамәленнән 69 яшьлек ир-ат һәм шәһәрдә яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз зыян күргән.
Автоград халкы интернетта акча эшләү турында тәкъдимнәр эзләгән. Ә аларның телефоннарына өстәмә керем турында спам-хәбәр килгәч, алар аңа җавап биргәннәр.
«Эш бирүче белгечләр» аларның эше нәрсәдән торачагын аңлаталар. Ләкин бер шарт белән: счет ачарга һәм балансны тулыландырырга кирәк.
Өстәмә акча эшләргә теләүче ике кеше дә бу шарт белән килешәләр һәм эшкә керешәләр. Ачык счетларга акча барган, Чаллы халкы эшләп тапкан акчаны кая сарыф итәргә дигән планнар кора башлый.
Әмма кайбер суммаларны алырга тырышып карагач, көтмәгәндә күңелсез проблемага юлыгалар: аларга транзакцияне үтәүдән баш тартканнар.
Алар, кәефләре китеп, үзләренең «эш бирүчеләре» белән элемтәгә керәләр, тегеләре аларны тынычландыра һәм киңәш бирә: «блокны ачу өчен счетны тулыландырыгыз».
Пенсионер да, яшь хатын да уйламыйча гына «үз» счетларына акча салганнар.
Нәтиҗәдә Автоград халкы мошенникларга 1,3 миллион сумга якын акча күчергән: ир-ат-800 меңгә якын, яшь хатын-кыз-500 меңгә якын.
Тагын шунысы кызганыч, ир-ат акчаны танышларыннан бурычка алган, хатын банкта кредит рәсмиләштергән...
— Зыян күрүчеләр мөрәҗәгате буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 3 өлеше буенча (мошенниклык) җинаять эше кузгатылды. 69 яшьлек пенсионерга җинаятьчеләр Запорожье, Ростов, Түбән Новгород өлкәләрендә һәм Башкортостан Республикасында теркәлгән номерлардан шалтыраткан,-дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының пресс-хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев