Сак булыгыз: усал эт
Этләрне урамга алып чыгуның кагыйдәләре бармы, Лаеш районы административ-техник комиссия начальнигы Олег Татьянкин шул хакта сөйли.
Һәр торак пунктка таныш күренеш: урам буйлап көтүе белән этләр чабып йөри. Ашарга эзләп этләр бергә җыела, кешеләрне куркытып урамнарны һәм ишегалларын тутыралар. Мондый өерләрдә хуҗалары бәйдән ычкындырып йөреп керергә чыгарган, күзәтүсез калган этләр дә бар. Алар да кешеләргә ташлана.
Эт тотучыларга аларны асрау кагыйдәләрен белү һәм саклау зарур. Йорт хуҗалыгы территориясендә эт әйләнә-тирәдәгеләргә иминлек тәэмин итә торган арада бәйдә яки вольерда булырга тиеш. Әгәр участок эт аннан чыга алмаслык итеп тотып алынса аны мондый урында бәйсез йөртергә дә була.
Йорт хуҗалыгы территориясенә керү урынында монда эт булуны искәртүче табличка урнаштырылырга тиеш. Этне урамга алып чыкканда әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеген тәэмин итү сорала. Эт белән урамга йөрергә чыккан зат аның хәрәкәтен күздә тотарга һәм аның усаллануына юл куймаска тиеш.
Этне урамга алып чыкканда аның муенчагы һәм борынчыгы, муенчаклы бавы булу сорала. Кечкенә этләр сумкада яки контейнерда , яки кулда булса аларны йөртү искәрмә булып тора.
Тыела:
-этләрне балалар һәм спорт мәйданчыкларында, мәгариф һәм медицина учреждениеләре территорияләрендә, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда йөртү;
-урамга алып чыккан этләрне күзәтүчесез калдыру;
- исерек хәлдәге кешеләргә этне урамга алып чыгу;
-14 яше тулмаган затларга этләр белән урамга чыгу, кечкенә этләр белән чыгу искәрмә булып тора.
Җәмәгать урыннарында этләрне урамга алып чыгу кагыйдәләре бозылган очракта административ штраф бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев