Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Сәлимгәрәев «Многоликая Россия» бәйгесен милләтләр темасын аңлау өчен мөмкинлек дип атады

«Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсы - милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү темасына ихтыяҗны аңлау өчен тагын бер мөмкинлек.

Бәйге җиңүчеләрен бүләкләүдә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев шул хакта әйтте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

«Минемчә, бүген бу бүләкләү өчен мәйданчык кына булмаячак. Бу вазгыятькә тагын бер тапкыр карау һәм бүген безне бирегә җыйган темага ихтыяҗ булуын тагын бер кат аңлау өчен мөмкинлек», - диде Сәлимгәрәев.

Ул шулай ук форумга нигез салучылар - Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, бүгенге көндә «Многоликая Россия» конкурсын хуплаучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

  • Искәртик, бүген Казанда «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. 500 мең сум күләмендәге төп призны Владикавказ шәһәреннән «Осетия-Ирыстон» милли телекомпаниясе алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Многоликая Россия