Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Сентябрьдә ДТП нәтиҗәсендә 11 бала һәлак булган

Юл – аеруча куркыныч урын

Сентябрьдә Татарстанда 16 яшькәчә балалар катнашында 331 юл-транспорт фаҗигасе булган. Аларда 11 баланың гомере өзелгән, 348е имгәнгән.

Пассажир балалар катнашында 111 һәлакәт булган, аларда 6 бала үлгән һәм 128е төрле җәрәхәтләр алган.

Җәяүле балалар катнашында 159 юл һәлакәте булган, аларда 2 баланың гомере өзелгән һәм 161е җәрәхәтләнгән.

Практика балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен еш онытуларын күрсәтә. Еш кына алар туктаган машина артыннан йөгереп чыгалар, аның артында хәрәкәт иткән транспорт булуга игътибар итмиләр.  Мәсәлән, Чаллыда шундый очрак булган.

Мәктәптә, балалар бакчасында “Юлны светофорның нинди утында аркылы чыгарга була?” дигән сорауга балалар хор белән, яшел ут янганда дип җавап бирәләр. Ә тормышта һәрчак алай булмый. Яшүсмерләр үз гомерләрен куркыныч астына куеп юлны  тиешле булмаган урыннан чыгалар һәм автомобиль көпчәге астына эләгәләр. Һәр яшүсмер мотоциклда, мопедта җилдерергә хыяллана. Әмма моның өчен башта йөртү таныклыгы алырга кирәклеген оныталар. Хөрмәтле әти-әниләр! Бала белән урамда йөргәндә һәр уңайлы очракта юлны ничек үтәргә кирәклеген, аңа юл хәрәкәте кагыйдәләрен искәртегез. Бу катлаулы түгел бит. Нәтиҗәдә сез балагызда үзеңне юлда имин тоту нигезләрен булдырасыз, - дип мөрәҗәгать итә әти-әниләргә Лаеш районы ЮХИДИ начальнигы Михаил Тюрин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы камская новь кама ягы Сентябрьдә ДТП нәтиҗәсендә 11 бала һәлак булган