Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
иминлек

Социаль фонд пенсияләр турында фейклар таратучы мошенниклардан сакланырга чакыра

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе гражданнарны пенсияләрне санлы сумга (цифровой рубль) күчерү турындагы ялган мәгълүмат таратуга бәйле яңа мошенниклык схемасы турында кисәтә.

Автор превьюсы.
Җинаятьчеләр күпләп хәбәрләр тарата, аларда «пенсионерларга пенсияләрен санлы сумга күчермәсеннәр өчен ашыгыч рәвештә социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм гариза язарга кирәк» дип раслана. Бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.
Россия Социаль фонды пенсияләрне санлы сумга күчерми һәм моннан баш тарту өчен гражданнардан ниндидер гаризалар тапшыруны таләп итми. Социаль фондның клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә мошенниклар тараткан хәбәрләрдә әйтелгән махсус гариза формалары юк.
Мондый хәбәрләр гражданнарның шәхси мәгълүматларын алу яки аларны финанс мошенниклыгы схемаларына җәлеп итү өчен кулланылырга мөмкин.
Социаль фондның Татарстан буенча бүлекчәсе халыкны тикшерелмәгән хәбәрләргә ышанмаска чакыра, аеруча аларда «ашыгыч рәвештә килергә», «кул куярга», «билгеләнгән датага кадәр өлгерергә» яки «барлык танышларыгызга тапшырырга» дигән өндәүләр булса.
«Мондый эчтәлектәге теләсә кайсы хәбәр фейк булып тора. Пенсияләр гадәти тәртиптә түләнүен дәвам итә, һәм гражданнарга бернинди өстәмә гамәлләр кылырга кирәкми. Республика халкының тик рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышануларын сорыйбыз», — дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев