Студентлар оста йөртүче булуларын расладылар
“Автосессия”дә катнашучылар елдан-ел нәтиҗәләрне яхшырталар. Лаешта автоһәвәскәр студентлар арасында “Автосессия-2022” республика конкурсының район этабы үтте.
Башта җиде катнашучы теләк белдергән иде, әмма ярышлар көненә биш кыю егет калды.
-“Автосессия” нәтиҗәләре елдан-ел яхшыра бара, - дип аңлатма бирде “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның Лаеш районы әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина. – Егетләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә, “классика”ны да яхшы тапшыралар. Мәсәлән, Алексей Григорьев бүген трассаны бер хатасыз үтте!
Ике этапка йомгак ясагач – ПДД һәм “Классика” – җиңүчеләр ачыкланды. Беренче урын алган Алексей Григорьевка навигатор тапшырдылар. Инсаф Хәмәтгалиев икенче булды, ул видеорегистратор алды. Өченче призер Раил Рәхимовны парктроник белән бүләкләделәр. Тагын ике катнашучы – Булат Сибгатов һәм Айдар Вафин – бүләккә лаек булдылар – аларга инструментлар җыелмасы тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, Лаеш районында машина йөртү осталыгы конкурслары гадәткә керде. Алар халыкның төрле төркеме өчен үткәрелә: “Автоледи”, “Автобабай”, “Автосессия”. Быел “Автоледи” район этабында Резеда Сафина җиңде. Ул зона этабында да яхшы чыгыш ясады.
Ә пенсионер-автоһәвәскәрләр үз осталыкларын Өлкәннәр ункөнлегендә күрсәтәчәкләр. “Автобабай-2022” 27 сентябрьдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев