Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
иминлек

Суд залыннан: җиңел акча артыннан куып

Мурманск өлкәсенең Полярный шәһәрендә туган егерме җиде яшьлек В.Петрова суд каршына баса, ул психотроп матдәләрне законсыз сатуда гаепләнә.

Сөйкемле, аралашучан һәм романтик кыз, яхшы тормыш эзләү аны төрмә камерасына китерер дип һич тә уйламаган.
Гаепләнүчеләр эскәмиясендә ул кылган эшенә үкенә. «2023 елга кадәр минем тормышым яхшы иде, ләкин мин һәрвакыт күбрәкне теләдем», — дип таныды хатын. Җиңел акча эзләп, ул интернетта эш турындагы шикле тәкъдимгә җавап бирә.

Тикшерү күрсәткәнчә, яшь җинаятьче, 90 мең сум алырга кызыгып, закладчица булырга ризалашкан. Ул шәхси әйберен яшереп һәм координаталарны кураторга җибәреп, «тест биреме» н үти. Аннары аңа Мәскәүдә төргәк алып Татарстанга китерергә кушалар.

Наркокурьер биремне үтәгән, ләкин төргәкне Лаеш районының Вороновка авылы янында яшерергә тырышканда аны тоткарлаганнар.

Күргәнебезчә, В.Петрованың сайлау нәтиҗәсе бик күңелсез булып чыкты: кулга алу, бер ел тикшерү астында һәм җиде елга ирегеннән мәхрүм итү. Хөкем ителүче срокны үтәгәннән соң, әле 33 яшьлек яшь хатын-кыз буларак иреккә чыгачак. Әмма хөкем ителүгә тикшерү вакытында аның биографиясендә һәрвакыт психотроп матдәләр саткан өчен клеймо — маддә булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге маддәнең булуы хөкем ителүчене дә, аның якын туганнарын да эшкә урнаштырганда вакансияләр сайлауны чикли.

Тикшерү вакытында хатын-кыз үзенең гаиләсе — әти-әнисе һәм абыйсы турында сөйләгән. Судта булган сөйгән егете турында да телгә алган. Егет аның җинаятьчел эшчәнлеге турында белмәвен раслый.
«Закладчиклар — наркотик сатучылар өчен чыгым материалы, — дип ассызыклый Лаеш районы суды секретаре Олеся Гыймалдинова. — Алар ышанучан кешеләрне рәхимсез файдаланалар, аларга җиңел акча вәгъдә итәләр».

Бу моңсу вакыйга — табышка сусауның тормышны җимерүгә китерә алуының фаҗигале мисалы. Асылда кеше иреген, абруен һәм үз хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеген югалткан. Яшь хатын-кыз тарихы башкалар өчен мондый хаталарны кабатламас өчен кисәтү булыр дип өметләнергә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Суд залыннан: җиңел акча артыннан куып