Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
иминлек

Сулыклардагы боз һава торышы тотрыксыз булганда куркыныч

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ГИМСның Лаеш үзәге җитәкчесе Александр Кузнецов су объектларының боз өслегенә чыгуының куркынычлыгы турында кисәтә.

Соңгы вакытта Лаеш районында һәм республикада салкыннар кинәт җылыну белән һәм һаваның озакка сузылган плюс температурасы белән аралаша, шуңа бәйле рәвештә сулыкларны кысып торган боз беренче карашка гына нык булып күренә. Ләкин тикшерелгәндә ул нечкә булырга һәм кешенең авырлыгын күтәрә алмаска мөмкин. 

Аномаль җылы һава торышы аркасында хәтта гыйнварда да боз эри башлый, бу өстәмә куркынычлар тудыра. Ата-аналарга бик зур үтенеч: балаларны караусыз бозга (балык тотарга, чаңгыда яисә тимераякта шуарга) җибәрмәгез.

Александр Кузнецов шулай ук кышкы балык тотуны яратучыларга түбәндәге гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә. 

1.Беркайчан да бозга ялгыз гына чыкмагыз, ким дигәндә икәү.

2.Һичшиксез, үзегез белән бау алыгыз. Ул гадәттән тыш хәлдә кирәк һәм гомерне саклап кала ала.

 3.Бозга эңгер-меңгердә һәм төнлә чыкмагыз: тәүлекнең караңгы вакытында бәхетсезлек очраклары арта. 

4.Бозда кара таплар булган урыннарны әйләнеп узыгыз, алар агымны яки юка бозны күрсәтә.

 5.Исерек хәлдә бозга чыкмагыз! Исереклек-сулыклардагы фаҗигаләрнең еш сәбәпләреннән берсе. Спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң кешеләр куркынычка адекват җавап бирмиләр һәм ярдәмгә мохтаҗ булалар.

Бу тәкъдимнәрне үтәү гомерне һәм сәламәтлекне саклап калырга ярдәм итәчәк. Уяу булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев