Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Татарстан язгы-җәйге сезонга янгын куркынычсызлыгы буенча махсус чаралар кертә

22 апрельдән 12 майга кадәр Татарстанда янгын куркынычы сезоны билгеләнә. Тиешле карарны Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы — Алексей Песошин имзалады.

Янгын куркынычы 2024 елның 22 апреленнән 12 маена кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта ут ягу, көнкүреш чүп-чарларын, коры үләннәрне яндыру тыела. Шулай ук мангалларда, кыздыру урыннарында һәм башка янмый торган савытларда, бакчачылык ширкәтләрендә һәм балалар лагерьларында ризык әзерләргә ярамый, чөнки бу янгыннар барлыкка килүгә китерә. Рестораннар, кафелар һәм барлар кебек җәмәгать учреждениеләренә чикләүләр кертелми.

Җирле башкарма органнарга янгын куркынычы янаган торак пунктлар тирәсендә минеральләштерелгән саклау полосалары булдыру бурычы йөкләнә. Авыл территорияләрен коры үсемлекләрдән һәм чүп-чардан чистартырга, шулай ук янгынга каршы су белән тәэмин итү системаларының эшчәнлеген тикшерергә, торак пунктларны телефон элемтәсе һәм янгын турында тавыш хәбәр итү чаралары белән тәэмин итәргә кирәк. 

Махсус режим гамәлдә булганда куркыныч эшләрне башкару чикләнгән.

Узган ел Татарстанда янгынга каршы режим 17 апрельдән гамәлгә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Татарстан язгы-җәйге сезонга янгын куркынычсызлыгы буенча махсус чаралар кертә