Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Татарстанда «Көзге каникуллар» профилактик чарасы старт алды

2023 елның 25 октябреннән 6 ноябренә кадәр Татарстанда «Көзге каникуллар» дигән киң масштаблы чара үткәрелә. Аның максаты — балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау.

2023 елның 9 ай эчендә республика юлларында 347 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 361е яраланган.

Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә аварияләр белән бәйле хәл аеруча борчылу тудыра. Ел башыннан 10 бала-пассажир һәлак булды. 
Юл хәрәкәтендә катнашучыларның бу категориясе белән хәл кискенләшү сәбәпле, балалар күпләп булган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча чаралар узачак. 

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән яшь җәяүлеләр дә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең игътибарыннан читтә калмаячак. Бу акциядә юидчылар, "Россия укучылар хәрәкәте«ндә катнашучы укучылар катнашачак. Шулай ук ата-аналар комитетлары, «Ата-аналар патруле» һәм «Әтиләр патруле» кушылачак. Яшь җәяүлеләрнең хокук бозулары турында мәгълүмат аларның уку урыннарына тапшырылачак.

ЮХИДИ һәм БДД хезмәткәрләре ата-аналар, укучылар белән очрашулар үткәрәчәк, автотранспорт предприятиеләренә киләчәк.

Көннең кыскаруы шартларында, шулай ук уңайсыз һава шартлары аркасында килеп чыккан юл хәлләре белән бәйле рәвештә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтара торган элементлардан файдаланырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы иминлек көзге каникуллар